Алабугада беспилотник шартлады, зыян күрүчеләр бар
Яңалыклар тасмасы

Алабугада беспилотник шартлады, зыян күрүчеләр бар

Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә дроннар һөҗүм иткән, дип хәбәр ителә Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.

«Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Кызганычка каршы бина җимерелү аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга ярдәм күрсәтелә», – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары дәрәҗәдәге  әзерлектә.

«Хәзер тынычлык саклау һәм паникага бирелмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Социаль челтәрләрдә Алабуга икътисади зонасындагы биналар җимерелүенең фото, видеолары таралды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев