Алабугада дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны артты
Яңалыклар тасмасы

Алабугада дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны артты

Аларның барысы да студентлар.

"Алабуга" махсус икътисади зона тулай торагына беспилотник һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше зыян күрде. Моңарчы 7 кеше турында хәбәр иткәннәр иде. Бөтенесе дә - "Алабуга политех" көллияте студентлары. Аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә. 

Исегезгә төшерәбез, Алабуга һәм Түбән Камага дроннар бүген, 2 апрель көнне иртәнге якта һөҗүм итте. Монда яздык.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев