Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугадан килүче дүрт кешелек гаилә авариягә очрап, 9 яшьлек бала үлгән

«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Алабугадан  килә торган дүрт кешелек гаилә утырган машина М7 трассасында  Татарстанның Мамадыш районында авариягә юлыккан, 9 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 15.30 сәгатьтә Мәскәү – Уфа трассасының 949нчы километрында 7нче модельле «Жигули» йөк машиналары колоннасын узганда куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм «Ауди Q3» автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң «Жигули», каршы як полосага чыгып, «Мерседес»ка килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, алгы утыргычта махсус креслода барган 9 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Фото: УГИБДД МВД Татарстана

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев