Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Альберт Сәйфетдинов: «Улымны сагынып елыйм»

Чаллыда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган 18 хәрбинең туганнарына дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Бүген Чаллы ЗАГСында махсус хәрби операциядә һәлак булган 18 хәрби егетнең туганнарын җыйдылар. Аларга хәрбиләрнең батырлык орденнары һәм медальләре тапшырылды. 

Залда алма төшәр урын юк. Күңелдә икеләтә хисләр – горурлык та һәм шул ук вакытта йөрәк өзгәләнә. Хәтта әтиләр дә яшьләрен яшерми.  

Узган елның ноябрендә Альберт Cәйфетдинов 26 яшьлек улын җирләгән. Түбән Новгородта ул өлкән лейтенант булып хезмәт иткән. Хәрби операциягә дә шуннан алынган.

«Кичә улым Маратның үлгән көне иде. Авыр. 2022 елда үлде. Озак вакыт югалган булып исәпләнде. Аны югалтуыма һаман да ышана алмыйм. Яшь кенә иде бит… Өйләнмәгән дә… Әнисе авыр кичерә. Дәүләт бүләген алырга хәтта килә алмады», – ди шәһәрдәш яшь аралаш.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәлак булган хәрбиләр туганнарының кайгыларын уртаклашты. Әти-әниләренә чын геройлар тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәтләрен әйтте. 

«Татар телендә дә, рус телендә дә, башка телләрдә дә сезне юатырлык сүзләр таба алмаячакмын. Якыныңны югалту – зур кайгы. Әмма алга таба атларга, балалар үстерергә көч табарга кирәк... Һәлак булган ир-егетләребез – чын геройлар. Без алар белән горурланабыз һәм беркайчан да онытмаячакбыз», – диде мэр.

16 хәрбинең туганнарына «Батырлык ордены» һәм икесенең якыннарына «Батырлык өчен» медальләр тапшырылды. 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев