Әлфәс хәзрәт: «Фитыр сәдакасын вакытында бирү хәерле»
Фитыр сәдакасы безнең тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә катламына күтәрә.
Мөселманнар өчен кадерле Рамазан ае ахырына якынлаша. Фитыр сәдакасын бирер вакыт җитә. Дөрес, аны Рамазан ае дәвамында да бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гаете көнне бирү. Пәйгамбәребез фитырны, ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, аны гает намазына барган вакытта биргән. Иң мөһиме – фитырны ураза гаете намазы укылганчы биреп калырга кирәк. Гает намазыннан соң ул гади сәдака булып санала.
«Фитыр сәдакасы безнең тоткан уразалырыбызны Аллаһы Тәгалә катламына күтәрә һәм гөнаһларыбыздан пакълануга бер сәбәп була. Фидияне исә Рамазан ае башында бирү хәерлерәк. Соңгы көнгә кадәр сузмаска кирәк. Алдан биреп куйсаң, өстеңнән дә төшкән була, кабул да була, иншәАллаһ», – ди Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.
Рамазан аенда бирелүче фитр сәдакасының күләме билгеле. Ул түбәндәгечә:
• Аз керемлеләргә – 200 сум.
• Мул тормышта яшәүчеләргә 1100 сумнан башлана.
Фитр сәдакасының күләме хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлек продуктларының уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. 200 сум минималь һәм аны түләү мәҗбүри. Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.
Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган фидия сәдакасы түли, аның минималь суммасы 400 сум тәшкил итә, әмма сумма, ашауга тотылган тәүлеклек уртача чыгымнарны карап, арттырылырга яки киметелергә мөмкин. Мәҗбүри еллык зәкят чыгару буенча нисаб күләме 720 000 сум билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев