Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алимент түләмәгән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Хәзерге вакытта Татарстанда алимент буенча бурычы булган 20 мең кеше яши. Әлеге бурычларның гомуми суммасы 3 млрд сум тәшкил итә. Быелның алты аена гына суд приставлары алимент түләүдән баш тартучыларга карата 458 җинаять эше кузгатты, шуның өстенә 1220 административ хокук бозу белән бәйле башкару эшләре.

Суд приставлары сүзләренчә, гадәттә, алимент түләмәүчеләрнең күпчелеген 30дан 42 яшькәчә булган ир-атлар тәшкил итә. Андыйлар республикада 11 мең кеше исәпләнә. 42-54 яшьлек “качып йөрүчеләргә”  карата 3936 эш ачылган. 18-30 яшьлекләргә - 2414, 54-66 яшьтәге түләмүчеләргә карата -  376 башкару эше теркәлгән. Тикшерү органнары хезмәткәрләре белдерүенчә, түләмәүчеләргә карата үткәрелгән чараларның иң кулае - транспорт йортү хокукын һәм чикләү РФ территориясе чигеннән чыгуны тыю. Бу - бурычлары 10 меңнән сумнан артканнарга кагыла.

Бүгенге көндә республикада алимент түләмәү аркасында машина йөртү таныклыгыннан коры калган – 2816 кеше теркәләгән. Беренче яртыеллыкта әлеге бурычлары нәтиҗәсендә 13859 кешегә чит илгә чыгу тыелган. Шулай ук явыз ният белән качып йөрүчегә тоткарлау, шәхси милкеннән коры калу, хезмәт хакы, банкта булган акча хисапларыннан бурычны басып калу һәм милкен теркәүне тыю куркынычы яный.

Балалары алддында матди вазыйфаларын башкарудан баш тартучылар арасында хатын-кызлар да бар.  Андый аналар республикада – 2 487 исәпләнә. Аларның күпчелеге асоциаль яшәү рәвеше алып бара һәм ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Хәзерге вакытта алимент түләмәүчеләргә карта башкача йогынты ясау чаралары да әзерләнә.

 

 

http://nabchelny.ru/news/33491

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев