14 яшьлек кыз пневмониядән үлгән
Яңалыклар тасмасы

14 яшьлек кыз пневмониядән үлгән

Аны температураны төшерә торган дарулар белән генә дәвалаганнар.

Әлеге вакыйга Әлмәт шәһәрендә булган. Ике көн дәвамында баланың температурасы 38 градустан төшмәгән. Әнисе аңа парацетамол һәм башка шундый дарулар биргән, тик кызның хәле яхшырмаган. Өченче көнне иртән әнисе аны хастаханәгә алып килгән. Көн уртасында бала үлгән.

Бу очрак буенча җинаять эше ачылган. Кыз үлемендә гаепле кеше 2 елга колониягә озатылырга мөмкин. Бала 19нчы мәктәптә укыган, әнисе күптән түгел пенсиягә чыккан.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев