Алмаз Ишморатовны Башкортстанга мәртәбәле конкурска чакырганнар - ВИДЕО
Чаллы җырчысы, халыкара конкурслар лауреаты Алмаз Ишморатовны Башкортстанның Шаран районында узган конкурска жюри итеп чакырдылар. Анда татар халык җырларын һәм татар композиторларының җырларын башкаручылар көч сынашты.
Жюри составында ТР халык артисты Илһам Вәлиев, ТР атказанган артисты Фәнир Галиев та булган. Жюри рәисе - ТР һәм БР халык артисты Фән Вәлиәхмәтов.
Бәйгедә 25 җырчы көч сынашты. Шуларның икесе Татарстаннан. Гөлирә Хәбибуллина Сарман кызы. Ул Роберт Миңнуллин һәм Сара Садыйкова иҗат иткән “Әнкәй безне сөннән алып кайткан” җырын башкарды.
Гран-прига Бәләбәйдән Хәмит Дәүләтхуҗин лаек дип табылды. Беренче урын һәм өченче урынны Чишмә районыннан Резидә Әхмәтшина һәм Туймазыдан Данис Нуртдинов алды.
Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган конкурста Гөлирә Хәбибуллина быел гран-при откан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев