Алмаз Мирзаянов белән «Туган тел»не җырлаган кыз кем ул?
«Алмаз шигырь сөйләвен үтенгәч, каушар дип янына бардым. Ул арада аны җырлаттылар, бөтен зал кушылды. Аннары бүләкләр бирделәр», – дип сөйләде Тәслия ханым.
«Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларга кушылып бөтен залны җырлаткан кызны эзлибез» дип ВКонтактедагы төркемебезгә белдерү куйдык. Тиз арада комментарийларда Ландыш Хуҗиәхмәтова җавап язды. Табылды дигән постны 11 мең кеше карады. Комментарийларда «Бик күркәм гаилә, сәләтле балалар тәрбиялиләр, кечкенә йолдызчыклар үсеп киләләр», «Бу бит безнең Чәтрәннәр, Яңа Ибрай», «Матур гаиләгезне күреп бик сокландым. СөбханАллаһ, күз тимәсен!», – дип яздылар.
Сәхнәгә чыккан кызның исеме Зәринә икән. Аңа 7 яшь, бал биюләре белән шөгыльләнә, рәсем ясарга ярата. 29 март көнне ул гомерендә беренче тапкыр концертка барган һәм аннан зур бүләк – Мирзаяновларның җырлары яздырылган флешка белән кайтып китте. Бу уңайдан аның әнисе Тәслия ханымнан тәэсирләре турында сораштык.
«Миңа ул көнне шок була язды!» – диде Тәслия Нургатина. Ул 69нчы мәктәптә шәфкать туташы булып эшли, бүгенге көндә кече кызы Сәмирә белән декрет ялында. Тормыш иптәше Мансур шул ук мәктәптә сак хезмәтендә. Дүрт бала үстерәләр.
Пятачок концертына билетны Тәслиягә иптәш кызы бүләк иткән. Ул кызы Зәринәне дә үзе белән алган. «Утырып та торды, әтисе биреп җибәргән ипи белән майны да ашады, басып биеп тә алды. Бервакыт янәшәдә утырган апа Зәринәгә язу тоттырды, артистларга илтеп бир әле, ди. Ул төште дә китте. Анда нәрсә язганнарын белмим, котларга сорыйлардыр дип уйладым. «Флешкагыз юкмы, сатып алыр идем» диелгән икән – шаккаттым. Алмаз шигырь сөйләвен үтенгәч, каушар дип янына бардым. Ул арада аны җырлаттылар, «Туган тел»гә бөтен зал кушылды. Аннары бүләкләр бирделәр. Күпме очрак бергә туры килеп, бәхет елмайды», – дип сөйләде Тәслия ханым.
Записка җибәргән апа флешканы сатып алырга теләгән, тик әнисе баладан аны тартып алырга кыймаган. Янәшәдә утыручылар Зәринәне каушамавы өчен мактый. Инде ике ел бал биюләре белән шөгыльләнгән кыз күпсанлы бәйгеләрдә шомарып беткән, күрәсең. «Лотос» бию студиясендәге остазы Алия Корбанова да үсендереп тора икән үзен.
Нургатиннар тумышлары белән Аксубайдан. 16 ел инде Чаллыда яшиләр, өйдә балалары белән туган телдә сөйләшәләр, татар җырларын тыңлыйлар, татарча мультфильмнар карыйлар. Зәринә беренче балалар бакчасында татар төркеменә йөргән, «Туган тел» җырын да шунда өйрәнгән. Аның туган көне дә җырның сүзләрен язган бөек Тукаебыз белән бер көнне – 26нчы апрельдә икән.
Балаларының сәләтле булуына гаҗәпләнәсе юк – Тәслия ханым үзе дә шигырьләр иҗат итә, туганнары белән җыелган мәҗлесләрдә җырлар башкара икән. «Синең тавышың, җырлавың радиодан яңгырарга тиеш», – диләр икән аңа танышлары. Шуңа күрә халыкчан чараларны үз итә, пятачок концертыннан да канатланып кайткан ул.
Зәринә турында газетага язачагыбызны белгәч, Тәслия ханымның дулкынланудан күзләре яшьләнде: «Мин һәр көнне Аллаһы Тәгаләдән балаларымны рәхмәтенә төрүен сорыйм. Күп балалы гаиләдәге тормыш читтән караганда гына җиңел һәм җайлы күренә, чынлыкта татулык булдыру, тәрбия бирү бик зур көч сорый. Ә сезнең игътибарыгыз безнең дөрес юнәлештә яшәвебезне тагын бер кат дәлилли», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев