Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова аянычлы хәл турында сөйләде

Ул бер яшьлек малае белән зират каршында кунган.

«Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова тормышындагы аянычлы хәл турында язылучыларына сөйләде. 

– Улым минем. Тормышымдагы иң авыр минутларда минем белән булган кадерле җан. Ул әлбәттә кыенлыкларны аңламагандыр да, хәтерләмидер дә...
Берсендә бергә урамда төн кунарга туры килде. Аязга ул вакытта 1 яшь тирәсе. Без ул чакта Сабан урамында фатир арендалап яши идек.  Без торган йорт Казанның Пороховое зираты каршында урнашкан. Шулай килеп чыкты без улым белән икебез дә май аенда бер кат футболка һәм шортыдан, «хәзер кайтам»га ышанып ишек төбендә калды. 

Кич җитте, суыта башлады. Төн җитте, күкрәк баласының гадәттә асты юешләнә, минем дә өстемне юешләп бетерде. Исемә төшсә, әле дә сискәнеп китәм. Утырабыз шулай. Ул чакта минем белән булган хәлләр башыма сыймый иде. Хәзер дә сыймый. 

Балам бик каты өшеде. Хәтерлим кочаклап утырам, җылытырга тырышам. Ләкин минем арык гәүдәм җылыта алмый, бала елый, мин елыйм. Апамнарга барыр идем, кесәмдә акчам да юк. Автобуслар инде йөрми. Кемдер: «Успокой ребенка, дай спать», – дип тәрәзәдән кычкыра. Аптырагач, баланы футболкам эченә тыгып куйдым. Әллә аруы җиткән, әллә җылынып киткән, балакаем йоклап китте. Мин берни сизми торган хәлгә җиттем. Шок хәлендә утырам. 

Гомердә күкрәк баласы белән урамда калырмын дип уйламадым. Мин – әнинең 24 яшендә ялгыз үстергән баласы, каядыр Казанда зират каршында яшь бала белән урамда төн кунам, коточкыч. Утырам шулай. Шул чак арттан, караңгыдан: «Девушка вы почему домой не идете?» – дигән тавыш ишетелдем. Борылып карасам,  әзмәвердәй ике егет басып тора... – ди ул.

Бүген инде Зәмирә бәхетле хатын, өч баласының яраткан әнисе. Аяз хоккейчы, әти-әнисенең, туганннарының  горурлыгы. 

Фотолар социаль челтәрдән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы зират аянычлы хәл Зәмирә Куприянова