Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете төзелешенә бер кеше 20 млн сум җибәргән

Попечительлек советы узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады.

"Җәмигъ" мәчете төзелеше актив бара дияргә урын бар. Узган ел шактый эш башкарылды. Төп һәм кече манаралар гөмбәзләре урнаштырылды, 5 ярымай куелды. Мәчет ак мәр-мәр белән тышлана башлады. Аны Магнитогорскидан алып кайттылар. Эшмәкәр Руслан Нигъмәтулинның йөк машиналары барлыгы 13 рейс ясады. Витражаларны тышлый башладылар. Инженер челтәрләре, вентиляция системасын ясауга керештеләр. Башкарылган эшләрне дәвам итәргә була. 

Иң мөһиме - ярдәм итүчеләр күбәйде, ди попечительлек советы. Узган ел хисап счётына 72 млн сумга якын акча күчерелгән. Бер кеше 20 млн сум җибәргән. Исемен күрсәтмәгән. Мәчет төзелешенә Чаллы предприятиеләре дә, гади халык та үз өлешен кертә. Акчалата да, материаллар белән дә ярдәм итәләр, хәтта техникаларын бушлай бүлеп бирәләр, ди попечительлек советы. Чаллы оешма-предприятиеләреннән 61 мең сумнан артык акча җибәрелсә, гади халык 7 млн сумнан артык акча тапшырган. 

Хәзерге вакытта "Җәмигъ" мәчетенең интерьер дизайны өстендә эшлиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев