Винера Ганиева Чаллы җырчысы турында: «Марсилиянеке кадәр затлы күлмәкләр булмагандыр миндә!»
Шоу-бизнес

Винера Ганиева Чаллы җырчысы турында: «Марсилиянеке кадәр затлы күлмәкләр булмагандыр миндә!»

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда танылган җырчы Марсилиянең 25 еллык иҗат гомеренә багышланган концерт-тамашасы узды.

Ятимлектә үткән балачак

Чаллыда Марсилияне яраталар – 630 кешегә исәпләнгән концерт залы шыгрым тулы иде ул көнне.  Иҗат кичәләрендә гадәттә сәнгать кешесенең бөтен тормыш юлына нәтиҗә ясала. Монда да шулай булды – Марсилиянең кечкенәдән ятим калуы, кырыс холыклы әбисе тәрбиясендә үсүе, балачактан җырга-моңга тартылуы әйтелеп кенә калмады, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары ярдәме белән кызыклы итеп сәхнәгә дә куелды.

Марсилиянең «Энергетик» мәдәният сараена килеп эләгүе (мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаева үзе чакырып!), Казан мәдәният йортында, Винера Ганиева кул астында белем алуы концертка тамашачыны ялыктырмыйча, кызыклы формада алып кереп китте.

Укырга ничек кергән?

Аның мәдәният институтына кабул итү комиссиясе каршында имтихан тапшыруы исә тамашачыларга видеоролик рәвешендә тәкъдим ителгән иде. Авыл кызы, чәчләрен ике толымга үргән, кызыл бантиклар таккан Марсилия-Лена (Марсилия – псевдоним, әтисе Марсель исеменнән алынган), муенындагы гәрәбәсен кулында әйләндерә-әйләндерә, «Гәрәбә» җырын башкара.

Әйләндерә торгач, гәрәбә Лена-Марсилия кулыннан ычкынып китә дә... Венера Ганиеваның муенына барып та урала. Ясалма интеллекттан файдаланып ясалган бик кызык күренеш бу. Хәер, хикмәт ясалма интеллектта гына түгел. Марсилиянең үзенең дә әйбәт актриса булуы күренде бу күңелле фильмда. Кыскасы, остаз белән укучы әнә шулай табыша.

«Тырыш һәм үҗәт»

Гомумән, туктаусыз алга омтылган кешегә Аллаһ юлын ача бит ул – танылган җырчыны тәбрикләү өчен сәхнәгә күтәрелгән хезмәттәшләре, туганнары, дуслары аның бик үҗәт, максатчан кеше булуын кат-кат әйтеп үттеләр.

– Мин бүген без белгән һәм шул ук вакытта белеп тә бетермәгән Марсилияне күрдем, – диде «Энергетик» мәдәният йорты директоры Венера Садирова. – Бу – искиткеч затлы, зәвыклы тамаша. Жанрлар төрлелеге үзе генә дә игътибарга лаек.

Чыннан да, шулай — халык җырлары да күп иде Марсилиянең репертуарында, яңа, заманча җырлар да. Һәм нәрсә кызык – халык җырларын санамаганда, җырлар барысы да аның үзенеке, дөресрәге, башлап үзе башкарган җырлар. Җырчының принципиальлеге дә, иҗади яктан көчлелеге дә бу – аңарда, башкалардан аермалы буларак, кемнеңдер әзер хитларын файдаланырга тырышу юк.

Концертта Марсилиянең иҗатташ дуслары да чыгыш ясады – алар җырчыны иҗади юбилее белән тәбрикләде. Остазы Винера Ганиева концертның гына түгел, Марсилиянең үзенең дә (җырчы хатын-кыз буларак) бик зәвыклы булуына игътибар итте. 

– Мин үзем дә матур киенә идем, ләкин Марсилиянеке кадәр затлы күлмәкләр булмагандыр миндә! – дип шаяртты ул. 

Чыннан да, шулай – җырчы үзе дә матур иде, күлмәкләре дә. Ничә күлмәк алыштырды икән ул өч сәгатьлек концерт барышында? Санап барылмаган, шулай да 7-8дән ким булмагандыр.

Концертта артистлар хит җырларын башкардылар

Тамашачылар күңеленә хуш килерлек икенче кунак җырчы Ринат Рәхмәтуллин иде – ул да үзенең иң шәп хитларын башкарды. Чаллы җырчысы Альбина Апанаева, виртуоз баянчылар Наил Мөхәммәдиев, Фәйзелхак Хәлимовлар, «Сердәш» бию төркеме чыгышы – барысы да тамашачы күңеленә хуш килгәндер.

Лена-Марсилия Кукмара районы Кәркәвеч авылыннан, концертта ул туган ягына, туган авылына багышланган җырлар да башкарды. Аны тәбрикләүчеләр арасында якташлары – Чаллының 18нче лицей директоры Наил Гайнуллин, «Татэнерго» филиалы директоры Айрат Зәйнуллиннар да бар иде…

Кыскасы, режиссер Алсу Хәбетдинова һәм Марселиянең командасы тарафыннан бик кызыклы, сюрпризларга бай концерт программасы тәкъдим ителде Чаллы тамашачысына.
Марсилиянең гастрольләргә еш йөргәнен беләбез. Әмма җырчының иҗатын-шәхесен төрле яклап ача торган мондый тамашалар Чаллы тамашачысы өчен дә бик-бик тансык икән. Марсилиянең сольный концертлары ешрак булсын дигән теләктә таралыштык без.

Резидә Рәхмәтуллина

Фотолар шәхси архивтан.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ринат Рахматуллин Винера Ганиева Марсилия

Нет комментариев