Наил Мәһдиев шәһәрдәшләргә Электрон Мактау китабына кертү турында сертификат тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев шәһәрдәшләргә Электрон Мактау китабына кертү турында сертификат тапшырды

Чаллыда Татарстан Электрон мактау тактасының исемле сертификатларын тапшыру дәвам итә.

16 нчы белем бирү үзәгендә шәһәр мэры  Үзәк район халкы, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Наил Мәһдиев Чаллының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган Электрон мактау тактасының исемле сертификатларын тапшырды.
Бүләкләрне төрле өлкәләр вәкилләре – күпфункцияле үзәкләр, сәнәгать предприятиеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә һәм шәһәр хакимияте белгечләре алдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында – Күпфункцияле үзәк бүлеге башлыгы Евгения Варго, җитештерү-техник тәэмин итү үзәгенең хезмәт саклау бүлеге башлыгы Галия Галиева, «КАМАЗ» ААҖ сатып алулар үзәгенең контролеры Хәлим Гыйльметдинов, 76 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Лилия Гыймадиева, «КАМАЗ» ААҖ логистика үзәгенең икътисади планлаштыру буенча баш белгече Светлана Голубева, 2 нче балалар шәһәр поликлиникасының нефролог-табибы, педиатры Татьяна Дмитриева, «КАМАЗ» ААҖ техник контроль департаменты бюросы башлыгы Галина Ефремова, бар.

Бу исемгә шулай ук   Чаллы башкарма комитеты каршындагы күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Люция Кудряшова, «Перекресток» социаль адаптация үзәге директоры Дмитрий Ларин, «КАМАЗ» ААҖ фәнни-техник үзәге  баш белгече Евгений Ларькин, «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводының баш белгече Виктор Лоскутов, Чаллыдагы республика медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире Алия Львова, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге методисты Эльвира Моисеева, лаек булды.

Автогинатның ремонт-инструменталь заводының 6 разрядлы инструменталь слесаре Петр Прохоров,  Чаллы педагогия көллияте укытучысы Әлфия Разова, Күпфункцияле үзәк бүлеге башлыгы урынбасары Евгения Сидоркова, «КАМАЗ» ААҖ запас частьләр һәм компонентлар заводының сварщигы Игорь Скворцов, «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводының су-газ тәэминаты һәм янгын сүндерү автоматикасы системалары буенча баш энергетик урынбасары Дамир Фәхретдинов,  Чаллы политехник көллияте остазы Шәйхулла Хәкимов, мэр  ярдәмчесе Рамил Хәлимов һәм 26 нчы гимназиянең сынлы сәнгать һәм сызым укытучысы Мария Юдакова. да электрон Мактау тактасына кертелде.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Татарстанның электрон Мактау китабы

Нет комментариев