Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы 1 миллион сумга җитәргә мөмкинме?!

Киләсе елдан ана капиталы 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң, Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

Закон проекты авторлары әйтүенчә, ана капиталы акчасы ел саен 1 февральдән еллык инфляция дәрәҗәсендә арттырыла. Быел ул, мәсәлән, 7,4 процентка индексацияләнеп, беренче балага – 630,4 мең сум, икенчесенә – 833 мең сум тәшкил итте.

– Торак бәяләре инфляциягә караганда да тизрәк үсә. Ипотека буенча беренчел кертем күләме дә артты. Шуңа күрә ана капиталы да инфляция күрсәткеченнән зуррак суммага үсәргә тиеш. Киләсе елның 1 февраленнән аны беренче балага – 756,7 мең сум, ә икенчесенә – 1 миллион сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итәбез, – дигән депутатлар. 2007-2022 елларда дәүләттән әлеге төр ярдәм чарасын 12 миллион гаилә алган.

Чыганак: https://vatantat.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев