Ана капиталы программасы озайтылырмы?
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы программасы озайтылырмы?

Сорауга Владимир Путин җавап бирде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ана капиталы программасын кимендә 2030 елга кадәр озайтуны тәкъдим итте. Элек бу программалар 2026 елга кадәр гамәлдә иде.

«Хәзер беренче баласы туган гаилә 630 мең сум акча ала, ә икенче баласы туганда – 202 мең сумга күбрәк», – диде Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында.

Президент ана капиталы күләме ел саен индексацияләнүен искәртте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев