Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана телен дә, илең телен дә белергә кирәк

«Татар телен белү сезне көндәшлеккә сәләтле итә,» - диде мэр.

Шәһәр укучылар советы белән очрашуда Чаллы мэры Наил Мәһдиев укучыларның сорауларына да җавап бирде. Егет-кызларның  шәһәр һәм телләр язмышына кагылышлы сорауларының берсе дә җавапсыз калмады. 42нче мәктәп укучысы Диләрә Сафина:  «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уңышлы эшли. Татарстан – күпмилләтле халык яши торган республика. Шәһәрдә рус телен саклау һәм үстерү буенча проект булдыруга мөнәсәбәтегез нинди?» – дип сорады. Мэр аңа: «Без кайсы вакытта туган телләребезне бәяләп бетермибез. Россия гражданнары рус телен якларга һәм үстерергә тиеш. Бу эш белән шәһәрдә дә шөгыльләнергә кирәк. Без ана телебезне, илебезнең телен яхшы белергә тиеш. Чит телләр белү дә комачауламый. Төрек телләр төркемендәге татар телен белү сезне көндәшлеккә сәләтле итә», – дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган телләр