Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Анастасия Заворотнюк кызының туган көнендә булган

Шаһитлар аны ире белән үз йортының ихатасында йөргәнен күреп калган. Журналистлар хәбәр иткәнчә, 49 яшьлек актрисаның гаиләсе Мәскәү өлкәсенең Крекшино бистәсендә урнашкан коттеджта яши.

Аның туганнары журналистлардан читләшү сәбәпле, Заворотнюк тышка чыкканда үз участогыннан ары китми һәм зур койма артында гына йөри. Актриса реабилитацияне шәхси клиникаларның берсендә уза, анда аны махсус автомобильдә алып баралар. Өйдә дә кунакларны кабул итмиләр, чөнки артистның организмы бик көчсез, шул рәвешле аны вируслардан саклыйлар.   Хәтта кызлары Миляның туган көнен дә гаиләдә генә билгеләп үткәннәр. 

Чыганак: РИА-Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев