Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниемне җирләдем микән?!

«Ул күз алдымда сүнде», - ди ул.

Матбугат чараларында ковидтан 20 тапкыр куркынычрак чир килергә мөмкин дигән хәбәрләр таралды. «Ковид 19» чиренең михнәтләрен үз башларыннан кичергән шәһәрдәшләр, авыраган вакытларын күз яшьләрсез сөйли дә алмыйлар. Лилия Сафина бу чир нәтиҗәсендә иң кадерле кешесе – әнисен мәңгелеккә югалтты. 

– Әниемнең бер көн дә төшкә керми калганы юк, газизем мине саклап йөртәдер инде. Мәетен күрмәгәч, мин аның үлгәненә һаман да ышанып бетмим әле, – диде ул яшь аралаш.
Лилия ханым башта үзе чирли. Төшендә бик куркыныч төш күрә, ниндидер кара көч бер баланы стенага атып бәрә.  Хәлсезлектән, йөрәге авыртудан уянып китә ул. Табибка бара, барсы да яхшы, эшкә бар диләр. Әмма ул: «Мин үземне начар хис итәм», – дип больничный ала. Берничә көннән соң гына үзенең коронавирус белән авыраганын белә. «Әле ярый эшкә бармадым, хезмәттәшләремне чирләткән булыр идем», – ди.

Ул табиб билгеләгән даруларны эчә дә, хәл кергән кебек булгач, берничә тапкыр әнисе янына бара һәм аңа вирус йоктыра. Гаилә әгъзалары ковидны җиңелчә генә үткәрә, ә менә шикәр чиреннән интеккән әнисенең бу зәхмәткә каршы торырга көче җитми. 

Ашыгыч ярдәм хезмәте Лилияне әнисе белән бергә 2нче шәһәр хастаханәсенә алып китә. Беренче көнне аларны алмыйлар, икенче көнне хастаханәгә икесен бер палатага салалар. «Һәр көнне куркыныч төшләр керә. Берсендә үлгән иремне күрдем. Палата ишегенә сөялеп басып тора.

«Нишләп йөрисең, син үлдең бит. Кит!» – дим. Баксаң, ул мине саклап торган икән», – ди әңгәмәдәшем.

Табиблар мөмкин булганның барысын да эшлиләр. 3 атна дәваланганнан соң, Лилия терелә. Әнисе исә көннән-көн сүнә.

«Көн саен кулыннан кан алалар. Студентлар тамырын таба алмыйча интектереп бетерделәр. Әнидән кап- кара, төер-төер кан чыга башлады. Әмма ул төшенкелеккә бирелмәде. Авылдагы чәчәкләрен, гөлләрен искә төшереп, алар өчен борчылды. Кызым, хастаханәдән чыккач тегене-моны эшлибез дип зур планнар корды.  Соңгы сулышына кадәр үз акылында булды. Үләсе көнне дә телефоннан дуслары, туганнары белән сөйләште. Хастаханәдән чыккач очрашырбыз дип саубуллашты. Һәм шул көнне баскан урыныннан сәҗдәгә киткән кебек иелеп төште, аны реанимациягә алып киттеләр. Шуннан соң әниемне башка күрмәдем. Мәетен күрмәгәч, үлгән кебек тә түгел», – ди Лилия ханым. 

Әнисен моргка алып китәләр. Ул вакытта саклык чаралары бик көчле була, чөнки куркыныч чир кешеләрне гаиләләре белән юк итә. Шунлыктан мәетләрне кара капчыкка, аннары агач тартмаларга салып кына бирәләр, полиция машиналары зиратка кадәр озатып, мәетне җирләгәнче саклап тора иделәр. Лилия ханым әнисен моргтан алган көнне мәетләр бик күп була.

«Салават исемле бер егеткә кәфенлекне бирдем. Әнине кәфенләүләрен сорадым. Тартманы ачып карамагач, әниебезне җирләгәнбезме, юкмы? Бу сорауга һаман да җавап таба алмыйм. Авыл муллалары Ислам дине кануннары буенча соңгы юлга озаттылар үзен. Урыны җәннәттә булсын кадерлебезнең», – дип әнисе белән хушлашу мизгелләрен искә алды ул. 

Лилия ханым бу вакыйгадан соң, дүрт тапкыр ковид белән чирләгән. Әмма вакцина ясату һәм беренче тапкыр каты авыруы нәтиҗәсендә аңарда күп антитәнчекләр барлыкка килгән.  Шунлыктан коронавирусның соңгыларын җиңел үткәргән. Ул шәһәрдәшләрне сәламәтлекләренә битараф булмаска, профилактика чараларын үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид үлем-китем