Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җанисәп – татарлыгыбызны сынар вакыт

Россиядә халык санын исәпкә алу башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге җанисәптә тәүге тапкыр сорауларга интернет аша гына да җавап биреп була. Мондый мөмкинлектән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга мөмкин. Шулай ук сораштыруның гадәти төрләре үз көчендә кала, ягъни исәпкә алучылар шәһәрдәшләребезнең фатирларына килеп тә анкета тутырырга тәкъдим итәчәк. Стационар пунктлар да эшләячәк. Милләттәшләребез җанисәп хакында ни уйлый икән? Алар әлеге илкүләм чараның әһәмиятен аңлыймы. Бу хакта үзләреннән сораштык.

Гөлназ Волкова, 35 яшь:
– Җанисәпне бик кирәк дип саныйм. Чөнки алынган мәгълүматлар нигезендә шәһәрдә күпме кеше яшәвен, аларның нинди шартларда гомер итүен, иң мөһиме – ничә милләт барлыгын ачыкларга була. Үзем татар булсам да, ирем рус кешесе. Җанисәптәге милләтләр турында сорауга килгәндә, үземне, әлбәттә,  татар дип яздырачакмын. Ирем рус булса да, балаларны татар дип яздыртуга каршы килми, шуңа күрә аларның милләтен дә татар дип күрсәтәчәкмен. Ике балам да татарча яхшы белә, сөйләшә. Үзләрен татар дип саныйлар. Улым балалар бакчасында татар төркеменә йөри, кызым татар телен мәктәптә өйрәнә.
Рәмзия Харисова, 56 яшь:
– Быелгы җанисәп, әлбәттә, бик мөһим, тик коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыятьләр аркасында, стационар участокка барып үтәчәкмен. Җанисәп безгә милләттәшләребез санын барларга ярдәм итәчәк. Татар авылында үсеп, милли тәрбия алган, татарча сөйләшә торган һәр кеше үзен татар дип язарга тиеш, минемчә. Элек үзебезне татар дип әйтергә куркып йөри идек. Аллаһка шөкер, заманалар үзгәрде. Үз милләтебез өчен горурлана алабыз: туган телебездә иркенләп сөйләшәбез, телевизорда, радиода татар каналлары тәүлек буе эшли. Рәхәтләнеп кара һәм тыңла. Татар була торып, үзләрен башка милләт кешесе дип язучылар булмас дип ышанасы килә.
Илнар Гайнуллин, 42 яшь:
– Мин Башкортстан татары. Хәзерге вакытта Татарстанда яшим, саф татарча сөйләшәм, татарча китаплар, журналлар укыйм. Шунлыктан җанисәптә анкета тутырганда да милләтемне татар дип күрсәтәчәкмен.  Үзеңнең татар икәнлегеңне күрсәтү өчен нидер эшләргә кирәкми дип саныйм. Аны кеше үзе сизә, тоя. Яшь буын русча сөйләшә, шул мәсьәлә борчый мине. Татар милләтен саклау өчен татар телен белергә, аны өйрәнергә кирәк. Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана, әти-әнинең изге бурычы – гаиләдә татарча сөйләшергә, әби-бабайларның тарихы турында күбрәк сөйләргә, күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу