Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиевның корпоративларда ничә сумга эшләве билгеле

Иң кыйммәт артист кем?

Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгыш ясаучы җырчыларның гонорар күләме билгеле булды. Белгечләр әйтүенчә, бәяләр узган елдагыга караганда әлләни артмаган. Корпоративларда артистларның чыгыш ясау ихтыяҗы югары икән.

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм халык артисты Гүзәл Уразованың Яңа ел корпоративлары өчен гонорары 350 мең сум тирәсе тора. 

Элвин Грейның шәхси чарадагы концертының бәясе узган елда бер миллион сумнан артык иде. Аны чакырсагыз, бер миллионнан артык акчагыз булырга тиеш. 

Айдар Галимов социаль челтәрдә декабрь аенда Татарстанга күбрәк чакыруларын әйтте.

«Мин дусларымда, берничә шундый компаниядә чыгыш ясаячакмын. Быел чакырулар азрак. Бу аңлашыла да, дөньядагы, илдәге хәлләр моңа тәэсир итәдер», – ди җырчы. 

Рус эстрадасы артистларының бәясе кыйммәтрәк. Филипп Киркоров, Баста һәм «Руки Вверх!»ның корпоративлардагы бәясе 8-10 миллион сум, Полина Гагарина, Шаман, Анна Асти һәм «Звери» - 6-8 миллион сум, Леонид Агутин һәм Zivert  4 –6 миллион, Владимир Пресняков һәм Клава Кокада - 3 -4 миллион сум.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Анвар Нургалиев Гузаль Уразова Филипп Киркоров Полина Гагарина Элвин Грей