Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә пенсиягә кагылышлы җитди яңалыклар гамәлгә керә

7,5 процентка артачак.

2024 елның 1 апреленнән дәүләт пенсияләре артачак. Өстәмәне 700 меңгә якын пенсионер алыр дип көтелә. 
Түбәндәге категориядәгеләр: 
  – Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокадалы Ленинградта яшәүче», «Камалышта булган Севастопольдә яшәүче» яки «Камалышта булган Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар; радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән россиялеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары;  армиядә чакырылу буенча хезмәт иткән очучылар, космонавтлар һәм хәрбиләр.   

Хәрби травма аркасында инвалидлык алган пенсионерлар өчен уртача түләүләр – 1345 сумга, ә Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 1423 сумга артачак. 
Моннан тыш, ил алдында казанышлар һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен түләнгән түләү суммасы 1767 сумга артачак. 
Дәүләт тарафыннан бүләкләү күләме 25 322 сумга җитәр дип көтелә. 

2024 елның 1 августында пенсия баллы күләме яңадан исәпләнәчәк. Моннан тыш, эшләүче пенсионерларга өчәр пенсия баллы исәпләнәчәк. Эшләүче пенсионер күбрәк балл җыйган саен, түләүләр суммасы да югарырак булачак.   

2024 елдан картлык буенча пенсиягә чыгуның минималь яше дә артты: лаеклы ялга 1966 елгы хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар (58 һәм 63 яшь) чыга алачак. 2024 елда пенсиягә чыгу өчен шулай ук 15 ел хезмәт стажы эшләп, ким дигәндә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) тупларга кирәк.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация