Апрельнең соңгы атнасы җилле көннән башланды
Яңалыклар тасмасы

Апрельнең соңгы атнасы җилле көннән башланды

Татарстанда штром кисәтүе игълан ителде.

27 апрельдә Татарстан территориясендә секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Көндез һәм кичен урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метрга җитәр дип фаразлана. 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын агачлар, юл билгеләре, реклама щитлары һәм электр линияләре астында тормаска чакыра.

Чаллыда иртән температура + 9 градус иде. Көндез 15 градуска кадәр җылы булуы көтелә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мчс һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев