Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистка Алсу Гыйльманова: «Уку улыбызга ошар дип уйлыйм»

Яңа уку елына аяк бастык. Йолдызларның балалары аны ничек башлаган, ничек әзерләгәннәр, бүген кәефләре ничек?

Алсу Гыйльманова, Чаллы татар дәүләт драма театры артисты:

– Улыбыз Сәет быел беренче сыйныфка укырга керде. Аны Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиягә бирдек. Чөнки улыбызның туган телне – татар телен камил белүен телибез. Беренче укытучысы – тәҗрибәле педагог Сания Закирова. 2нче гимназиядә балаларга ныклы белем һәм яхшы тәрбия алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Улыбыз театр сәнгатен дә ярата. Биредә хезмәттәшләрем Энҗе Шиһапова белән Чулпан Садыйкова җитәкчелегендәге «Тылсым» театр студиясе уңышлы гына эшли. Бу гимназиядә уку улыбызга ошар дип уйлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев