Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистлар театрдан киткән

Артистларның бу гамәлен театрда хупламыйлар. «Олег Кинҗәгулов – көчле, талантлы режиссер. Ул яшьләрне үстерү өчен бар көчен дә куя. Винер белән Зәринә театрдан китеп хаталандылар», – ди өлкән буын артистлар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов коллективка талантлы яшьләрне шактый җыйды. Алар арасында Винер Фәйзуллин белән Зәринә Шәвәлиева да бар иде. Винер талантлы артист булуы өстенә бик матур җырлый да. Баш режиссер аңа роль арты роль бирде. Винер яшь булуына карамастан, театр әһелләренең «Тантана» премиясен дә алды. 

Тагын бер таланты артист һәм режиссер Марсель  Мөсәвиров узган иҗади сезонда «Бик сагынсаң әгәр...» музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды. Аншлаг белән барган әлеге спектакльнең уңышында да Винерның роле зур. 

Шушы көннәрдә Винер Фәйзуллин белән Зәринә Шәвәлиеваның театрдан китүе мәгълүм булды. Яшьләр гаилә корып, Уфаның «Нур» театрына киткәннәр. Артистларның бу гамәлен театрда хупламыйлар. «Олег Кинҗәгулов – көчле, талантлы режиссер. Ул яшьләрне үстерү өчен бар көчен дә куя. Винер белән Зәринә театрдан китеп хаталандылар», – ди өлкән буын артистлар. 

Марсель Мөсәвиров: «Бик сагынсаң әгәр...» спектакленә Винер белән Зәринә урынына кемнәр уйнаячагы турында уйлыйбыз.  Аннары репетицияләрне башлыйбыз», – диде. 

Безне күзәтеп барыгыз, «Бик сагынсаң әгәр» спектаклендә кемнәр уйнаячагын хәбәр итәрбез. 

Фото театр сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният