Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асия Кислова Президент кулыннан бүләк алды

- 2020 ел лауреатлары безнең җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Алар иҗтимагый хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булып торалар һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә зур өлеш кертәләр -, дип ассызлыклады Рөстәм Миңнеханов

Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты Ася Кисловага «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен билгеләп үтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген коммерцияле булмаган оешма җитәкчесенә премия лауреаты сертификатын тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

Яр Чаллының «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге, дәвалау-педагогик реабилитацияләүнең иң алдынгы алымнарын кулланып, менталь тайпылышлары булган балаларны дәвалауны оештыра.

Чыганак: Челны-биз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев