Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Асылташ» республика бәйгесендә шәһәрдәшебез призлы урын яулады

Әлеге чара татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булырдай кызларны барлау өчен уздырыла.

Татарстанда кызларда гыйлемлелек, изгелек, гаделлек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли узаң уяту максатыннан «Асылташ» республика бәйгесе үткәрелә.

"Быел бик күп район, шәһәрләрдән гаризалар килде. Без эссе нәтиҗәләре буенча ун кызны финалга үткәрдек. Финалга Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Арча, Кайбыч, Бөгелмә, Әгерҗе районнары мәктәпләрендә укучы кызлар чыкты", – диде оештыручыларның берсе Алмаз Ризатдинов.

Аның әйтүенчә, «Асылташ» бәйгесе күңел ачу өчен түгел, ә татар халкының киләчәге булырдай кызларны барлау өчен уздырыла. 
Барлык сынакларны уңышлы үтеп, Казан кызы Зәринә Нигъмәтҗанова - беренче урын, Чаллыда туып- үскән Алинә Солтанова   икенче урын яулады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү бала ана капиталы милләт кызлары