Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ата-аналар БДИ тапшыра

Россиядә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе старт алды. Татарстанда рус теле буенча БДИны, уку-чыларның ата-аналары, 26 февральдә тап-шырачак.

Акция бу көнне бөтен республика буен-ча уза. Анда катнашырга теләүчеләр ра-йон мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итә алалар.
Әлеге чара быел өченче тапкыр үткәре-лә. Беренче тапкыр ул 2017 елның февра-лендә узды, ул вакытта аңа Россиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык ата-ана ку-шылды. Узган ел акциядә Россиянең бар-лык субъектлары катнашты.
Татарстанда бу чараны гадәттәгечә ми-нистрлар, депутатлар, югары уку йортла-ры җитәкчеләре, спортчылар, актерлар һәм журналистлар хуплый.
Акциянең максаты – чыгарылыш сый-ныф укучыларының ата-аналарына бер-дәм дәүләт имтиханын тапшыру процеду-расын күрсәтү. Акциядә катнашучылар барлык БДИ процедураларын уза.
Аларга, паспорт күрсәтеп, металл эзлә-геч рамкасы аша эш язу аудиториясенә үтәргә рөхсәт итәләр. Алар шулай ук ки-рәкле бланкларны тутыралар һәм оешты-ручылар инструктажын тыңлыйлар. Элем-тә чараларын алып керү, имтихан матери-алларын фотога төшерү, белешмәләрдән файдалану, сөйләшү, урыннан тору рөхсәт ителми.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев