Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аутизм – авырумы, әллә үзенчәлекме?

Ирек балалар бакчасында гел ялгызы гына уйнарга тырыша. Аның уенчык машинасы гел алга, артка гына йөри, борылышлар да ясамый, юлны да үзгәртми

Ирек – оясына качкан әкәм-төкәм кебек. Аңа саксыз кагылсаң, тизрәк башкалардан кача, сөйләшми, елмаймый, күзгә туры карарга курка. Балада – аутизм чире.
Аутизмны авыру дип әйтергә тел әйләнми, ул күбрәк – баланың үзенчәлеге. Белгечләр, аутизм билгеләре кешенең аралашуында, үз-үзен тотышында, эмоциональ халәтендә тоемлана, диләр. Аутистларның төрлесе очрый: кайберләре бик акрын, үз эченә бикләнгән, сөйләшми, башкалардан читләшә, үзен кочарга ирек бирми, икенче берәүләре, киресенчә, артык актив, гел елмаялар, бертуктамый әйләнәләр, бер үк күнегүләрне кабатлыйлар. Аутистлар арасында аеруча сәләтле балалар да очрый: берәүләр катлаулы мисалларны күңелдән чишә, хәтерләре әйбәт, икенчеләре җырлый, бии, бик оста итеп рәсем ясый.

Табиблар аутизмның нидән килеп чыкканын төгәл генә ачыклый алмый, хатын-кыз йөкле вакытта ук баланың үзәк нерв системасына зыян килгән булуы бар дип тә аңлаталар. Авыру генетик үзенчәлекләр белән дә бәйле дигән фикер бар. Шул ук вакытта экология тәэсире дә булырга мөмкин.

Россиядә соңгы елларда аутизм белән авыручы балалар саны ике тапкырга арткан, 2018 елда 31 415 баланы тәшил иткән, дип яза Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга сылтама белән РИА Новости.

Иң куркынычы – авыруны тулысынча дәвалап булмый, авыруны юк итә торган тылсымлы дару булмаса да, баланың хәлен җиңеләйтергә мөмкин. Аутизм билгеләре, гадәттә, ике-биш яшьлек балаларда сизелә башлый. Баланы вакытында табибка алып барырга һәм дәвалау чараларын күрергә кирәк. Аутист балалар өчен физик культура файдалы, иҗади түгәрәкләр дә булыша. Дельфиннар терапиясе, бассейнда йөзүнең файдасы зур. Аутист өчен үз-үзен яклый алуга ышану бик мөһим.
2 апрель – дөньяда аутизм авыруы турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә. Аутизм белән бәйле проблемалар бүген дә җитәрлек. Еш кына мондый үзенчәлекле балаларның әти-әниләре кая мөрәҗәгать итәргә белми. Төрле дәвалану ысулларын кулланып карый. Шөкер, Татарстанда бу балаларга ярдәм итә алырдай үзәкләр бармак белән генә санарлык булса да бар.

Казанда аутист балалар өчен айкидо мәктәбе эшләп килә. Ул Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты белән берлектә барлыкка килгән. Университетта инклюзив педагогика бүлеге эшли. Анда үзенчәлекле балаларның психологиясе, аларны укыту проблемалары фәнни яктан тикшерелә.

Аутист балаларны укытырга әзер мәктәпләр, инклюзив тәрбия юнәлешендә эшләүче балалар бакчалары бар.
Аутист балаларга тормышка яраклашырга, эш табарга ярдәм итәрдәй мөмкинлекләр күбрәк булсын иде. Алар да башкалар кебек үк: гаилә кора, балалар үстерә. Бары үз дөньяларында гына яшиләр.

Балада бу билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка барырга кирәк

бала көчле тавышны авыр кичерә;
кеше белән аралашудан кача;
һәрвакыт бер үк хәрәкәтне кабатлый;
бер генә уенчык белән уйный;
авазларны, сүзләрне кабатламый, сөйләшми.

 

 
«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев