Һава торышы начарлана: кабат яңгыр, яшен, боз һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар тасмасы

Һава торышы начарлана: кабат яңгыр, яшен, боз һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 13 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы саклана.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез төбәктә, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм яшен фаразлана. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Кайвакытта ул секундына 17-22 метрга кадәр көчәя.

Татарстанда төнлә һава температурасы +16..+21 градус фаразлана. Көндез һава температурасы +29..+34 градуска кадәр күтәрелә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев