Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җавапсыз мәхәббәт ниләр генә эшләтми?! Машинага ут төртүчене тоттылар

Чаллы судында гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылды.

Шәһәр судында Базарнов Р.В. эше каралды. Ул 42нче мәктәп янындагы машинага ут төртеп кача. Автомобильнең алгы өлеше тулысынча янып бетә. Ярый, вакытында янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Югыйсә, ут янда торучы башка машиналарга күчкән булыр иде. Салынган зыян күләме - 480 мең сумнан артык.

Мондый адымга Базарновны җавапсыз мәхәббәт этәрә. Автомобиль хуҗасының хатыны белән мөнәсәбәтләре була. Ул ут төртү сәбәбен хатынның аралашмый башлавы белән аңлата. 

Судта Базарнов үз гаебен таныды. Ул шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. 2 ел ярым төзәтү эшләре билгеләнде. Моннан тыш, зыян күргән якка 400 мең сумнан артык матди компенсация түләргә тиеш була.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын суд