Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобус җитештерү артачак

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә автобусларны җитештерү икеләтә артачак.

Җәмгыятьнең генераль директоры Сергей Когогин бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашуында хәбәр итте. “Автобуслар җитештерү елдан-ел арта гына барачак, без аны икеләтә арттырырга җыенабыз”, - диде ул Президентка. Шуны да әйтергә кирәк, без “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең “Мосгортранс” белән 2018 ел ахырында илебез башкаласына 600 автобус җибәрү килешү төзедүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге килешү нигезендә, компания 2019 елда 372 “НЕФАЗ” җибәрергә тиеш.
Автогигант эшчәнлеге турындагы яхшы хәбәрләр шәһәребезне сөендерә әлбәттә. Автобуслар җитештерүчеләрнең генә түгел, Чаллыдагы заводларның да эше җанлансын иде. Социаль челтәрләрдәге “КАМАЗ мартка кадәр эшен туктатты” дигән хәбәрләр биредә эшләүчеләрдә генә түгел, аларның гаиләләрендә дә өметсезлек уята. “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре исә “Бу вакытлыча гына кыенлыклар, гыйнвар аенда бездә генә түгел, башка предприятиеләрдә дә мондый финанс-икътисадый авырлыклар булды”, - дип тынычландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев