Автобуслар яңа маршрутлар схемасы буенча январьдә йөри башлый
Әлегә фикер алышулар дәвам итә.
Узган атнада Мәскәүнең автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре Чаллы җәмәгать транспортының яңартылган маршрут схемасын тәкъдим итте. Аны социаль челтәрләрдә урнаштыргач, халыктан 2 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, шунлыктан документ проекты буенча фикер алышуларны дәвам итәргә булганнар. Фикер-тәкъдимнәрне https://forms.yandex.ru/u/674ff1e402848f28591de00a/ җибәрергә мөмкин.
Йомгаклау документын Башкарма комитет 2025 елның январеньда кабул итәчәк. «Документны раслаганда беренче чиратта халыкның тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Әлбәттә, барлык тәкъдимнәрне канәгатьләндерү мөмкин түгел, әмма маршрутларны халык өчен уңайлы итеп ясарга була. Бәлки номерларын үзгәртеп, кеше башын катырмаска кирәктер», – дип искәртте ул.
Мэр Чаллының җәмәгать транспорты эшчәнлеген яхшырту өчен кимендә тагын 70 зур автобус кирәклеген әйтте.
«Бу эш белән 2025 елда шөгыльләнәчәкбез. Маршрутларга зур автобуслар җибәрүне этаплап хәл итәбез», – диде.
Сүз уңаеннан, федераль лизинг программасы буенча 90 зур автобус алынды. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында 135 зур автобус пассажирлар йөртә.
Мэр шәһәр транспорты схемасын яңартуга Мәскәү белгечләрен җәлеп итүгә дә аңлатма бирде.
«Федераль кануннар таләп итүенчә, муниципалитетлар бу эшкә лицензиясе булган оешмаларны җәлеп итәргә, 2025 елга шәһәрнең маршрут челтәрләре схемасы расланырга тиеш. Бу документсыз федераль лизинг программасында катнаша алмыйбыз», – дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев