Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин

Россиядә автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин.

РФ Транспорт министрлыгы шундый инициатива белән чыкты.
Россиядә транспорт чаралары хезмәте стандартларын катгыйландырырга ниятлиләр — автобусларда кондиционер һәм җылыткычлар барлыкка килергә тиеш. Шуның өстенә, басып барырга мөмкин булган кешеләр санын киметәчәкләр — бер квадрат метрга өч кешедән дә артмаска тиеш. Бу үзгәрешләр Транспорт министрлыгы карары белән расланды, дип яза «Известия» басмасы.
Барлык тукталышлар явым-төшем һәм җилдән сакларга һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле гражданнар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Киләчәктә бу кагыйдәләрне мәҗбүри итәргә планлаштыралар.

maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев