Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр

Автокалада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта оештырыла – бәйрәм Җиңү паркында узачак.

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова белдерүенчә, чарада интерактив зоналар тәкъдим ителә: балалар ярминкәсе, мастер-класслар, ярышлар , гаилә турында фотокүргәзмәләр, уен мәйданнары һәм башкалар булачак.  Моннан тыш, концерт программасы планлаштырыла. Гаиләләргә бәйрәм чарасына бер үк төсле киемнән килү тәкъдим ителә.  

Ун пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллыда шундый медальләр 53 гаиләгә тапшырылган. Аның белән 25 елдан артык бергә яшәгән, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән һәм мөнәсәбәтләренең ныклылыгы белән дан тоткан гаиләләр бүләкләнә. 

 

http://nabchelny.ru/news/32596

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев