Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада спорт гимнастикасы буенча шәһәр беренчелеген оештырдылар

“Яр Чаллы” спорт мәктәбендә тренер Р. В. Гареев истәлегенә багышланган Яр Чаллы шәһәренең "Малыш" спорт гимнастикасы буенча ачык беренчелеге узды.

 Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чистай, Ижевск һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.
Шулай итеп, 3 разряд программасы буенча беренче урынны Артур Воронцов (Ижау) алды; икенче урында Ибраһим Хамматов (Чаллы), лидерлар өчлеген Кәрим Фәйзрахманов (Чистай) йомгаклады.
2 разряд программасы буенча Олег Евсеев (Яшел Үзән) алтын, көмешне – Фаддей Семенов (Ижау), бронзаны Чаллы спортчысы Егор Мокшин алды.
Беренчелекнең 1 разрядлы программасы буенча Александр Минеев (Ижау), икенче урында – Лев Алексеев (Яр Чаллы), өченчедә – Георгий Гусев (Чистай).
Мастер спортына кандидат программасы буенча Ижаудан Максим Бабушкин җиңү яулады, икенче урында Чаллыдан Даниэль Шаров, өченчедә Чистайдан Эдуард Петкинин.

 

http://nabchelny.ru/news/35384

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев