Янгында ир-ат зыян күрде
Яңалыклар тасмасы

Янгында ир-ат зыян күрде

Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында төтен белән агуланган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  хәбәр итүенчә, Ямашев бульварындагы тугыз катлы йортның соңгы катында әйберләр һәм мебельгә ут капкан. Янгынның гомуми мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Йорттан 40 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Моннан тыш, яну продуктлары белән агуланган 69 яшьлек ир-атны Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Янгын суыткычтагы үткәргечнең төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана.
 


Янгыннар

Нет комментариев