Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автомәктәпләрнең кайтавазы

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов ел ахырына Чаллының автомәктәпләренә рейтинг төзергә кушты

Мэриядә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр Комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Агымдагы елның тугыз аенда аварияләрнең торышы турындагы нотык белән Чаллы шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков чыгыш ясады.

ЮХИДИ башлыгы хәбәр иткәнчә, 9 айда Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 357 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 14 кеше һәлак булган, 438 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Мәсәлән, маневрлау кагыйдәләрен бозу аркасында 147 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда дүрт кеше үлгән һәм 189 кеше яраланган, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында 71 юл-транспорт һәлакәте булган, шул исәптән биш кеше һәлак булган һәм 111 кеше яраланган, җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен бозу аркасында 40 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 41 кеше яраланган. Тизлек режимын сакламау аркасында 14 юл-транспорт һәлакәте булган, анда өч кеше һәлак булган һәм 14 кеше яраланган.

Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда яңа  руль артына утырган машина йөртүчеләр катнашында аварияләрнең артуы күзәтелә: «машина йөртү стажы ике елдан да ким булган машина йөртүчеләр гаебе белән 30 юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер кеше һәлак булган һәм 47 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Фәрит Салахов автомәктәпләрне тәмамлаучыларның юл-транспорт һәлакәтләренә эләгүенә анализ ясарга һәм машина йөртүчеләр әзерләүче иң яхшы һәм начар автомәктәпләр статистикасын төзергә кушты.

Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, мондый рейтинг ел ахырында игълан ителәчәк.

Чыганак nabchelny.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев