Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Шимбә көнне Ипподромда, Тукай Яр буенда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Биредә Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Удмуртия фермерлары сәүдә итте.

Беренче ярминкә булгандыр инде, сатучылар да, алучылар да әлләни күп булмады. «Ипподром»дагы ярминкәдән сыер итенең килограммын 340-390 сумга, тавыкныкын 230 сумга алырга мөмкин иде. Шәһәрдәшләр сыер итен күпләп алдылар. Бәрәңгенең килограммы – 28 сум, 5 литрлы чиләге – 100 сумга китте. «Мин азык-төлекне гел ярминкәдән алам, чөнки монда аеруча ит ризыклары сыйфатлы һәм тәмле. Күзкәй авылыннан килгән ханымнан ит алдым», - ди 46нчы бистәдә яшәүче Әлфия Җәләлова. «Бәрәңге аз, без килгәндә суган беткән иде», - дип зарланып алды Самат Шакиров.
Чыннан да, суган белән бәрәңгене халык тиз арада алып бетерде.
Ярминкәдә уртача бәяләр түбәндәгечә: бәрәңге – 28-40 сум, чөгендер – 30 сум, суган 25 - 30 сум, кишер – 30-40 сум.  Бәяләр узган ел белән чагыштырганда кыйммәтрәк. Былтыр бәрәңгенең килограммын 12, кишерне – 18 сумга алып була иде.
Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова ярминкәләрдә бәяләр ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында расланганнан артмаска тиеш дип искәртте. Министрлык бәрәңгене – 18 сумнан, кишерне 20 сумнан сатырга киңәш итә.  
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тиешле органнарны ярминкәләрдә сатыла торган товарның сыйфатын җентекләп тикшерергә кушты.  

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә

2
X