Айдар Нуриев: "Киңәш итәм, иптәшләр!"

Айдар Нуриев газетабызга багышлап, шигырь язган.
Дөнья асты өскә килсә,
Җәйләрен бозлар яуса
Урамнарда яшел кышлар,
Ак күбәләкләр очса
Мин кулыма гәҗит алам,
Ул – шәһәрем көзгесе
Аны укып, тынычланам,
«Шәһри Чаллы» билгеле
Яңалыклар, вакыйгалар,
Бик файдалы киңәшләр
Иң мөһиме, татарча ул,
Киңәш итәм, иптәшләр!
Шәһәрдәшебез Айдар Нуриев һәм аның гаиләсе турында моннан укый аласыз.