Азаде, Атика, Гапур... Чаллыда балаларына ничек кенә исем кушмыйлар!
Яңалыклар тасмасы

Азаде, Атика, Гапур... Чаллыда балаларына ничек кенә исем кушмыйлар!

Иң үзенчәлекле һәм популяр исемнәрне атадылар.

Чаллыда сабыйларына үзенчәлекле исем кушу буенча ярыш бара, ахрысы. Кызларга – Азаде, Астрид, Атика, Виллина, Кабе, Киана, Лионелла, Санам, Селби, Анна София, Идиль Ада, малалайларга Ансель, Альвиан, Дияр, Мамикон, Гапур, Вела, Ёсин, Зейд дип исем кушканнар. 

Төрек сериалларын карап хисләнүчеләр дә күп. Кызларга Мелек, Элиса, Зәйнәп, малайларга – Кемаль, Селим, Демир, Юсуф дип исем биргәннәр.  

Иң популяр исемнәр – Айлина (Айлин) һәм Әмир. Шулай ук кызларга Әминә, София, Эмилия, Ева, Ясминә, малайларга Тимур, Мирон, Раян, Аяз, Кәрим дип кушучылар күп. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев