Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Азат Габдрәшитов: «Сикергәнемне хәтерләмим»

Чаллы Сабан туеның абсолют батыры хис-тойгылары белән уртаклашты.

Чаллы Сабан туенда беренче тапкыр абсолют батыр исемен яулаган пәһлеван шәһәрдәшебез Азат Габдрәшитовны редакциябезгә чакырдык. ВКонтактедагы «Шәһри Чаллы» төркемендә үткәргән туры эфир барышында Азаттан көндәшен җиңәргә нәрсә ярдәм иткәне, машинасы, көчле эмоцияләреннән ничек бушануы турында сораштым.

Азат Габдрәшитов та, Сабан туенда аның көндәше булган Ранис Гыйләҗетдинов та Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә, РФнең атказанган тренеры Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Егетләр тормышта дуслар, тик келәмгә чыккач чынлап көрәшәләр икән. Ранис – көчле, тәҗрибәле спортчы, аны җиңәр өчен ныклап әзерләнергә туры килгән. 

– Көндәшемнең авыр икәнен белә идем, шуңа ел дәвамында физик һәм техник яктан үземне ныгыттым, көч җыйдым. Ранисны җиңеп чыккач, шундый момент булды, башымнан кыска гына фильм кебек кадрлар үтте – ничек шөгыльләнгәнем, сөякләр сынганы, операция, имгәнүләр, авырлыкны киметүләр, көнгә ничә тапкыр тренировкалар... Аннары йомгаклап шундый уй килде – ниһаять, хыялым тормышка ашты, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ә менә җиңүен игълан иткәч, баскан урыныннан артка сикереп сальто ясавын Азат хәтерләми. Сикерәчәген алдан уйлап та куймаган. Эмоцияләр шулай бәреп чыккан, күрәсең. Мондый көчле кичерешләрдән ничек арынуын сорыйм.
– Кайткач озак кына йоклап китеп булмады, барысын да яңадан күз алдыннан кичерәсең бит. Иртән торып Актанышка кайтып киттем. Авылда инде башкача – бакчада эшлисең, якыннарың белән аралашасың, тынычланасың, – ди ул елмаеп.
Азатның зур бүләге – җиде урынлык, «комфорт» комплектацияле Кытай машинасы, Soueast S07 кроссоверы әлегә Чаллыда, ишегалдында тора. Автосалонга барып документларны рәсмиләштерергә кирәк икән. Шуннан соң автомобильнең язмышы хәл ителәчәк. Ә әлегә аның белән нишләячәгемне белмим, – ди Азат. Шунысы тәгаен билгеле – машина бик тә ошаган.  

– Чит ил машинасы чит илнеке инде. Өстәвенә, яңа. Күпме тир түгеп алынган бүләк булгач аеруча рәхәтлек бирә, – ди батыр.
Көтеп алынган җиңүе аңа яңа мөмкинлекләр дә ачкан. Моңарчы ул 90 килограмм авырлыкта көрәшкән, үзенә тиңнәр белән бил алышыр өчен ярышлар алдыннан махсус ябыккан булса, хәзер инде ул үзендә 100 килолы спортчылар белән дә бил алышырлык көч барлыгын тоя. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев