Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны быел 1,5 млн чәчәк бизи - ФОТОЛАР

Чаллы ел да, яздан алып алтын көзгә кадәр, шау чәчәктә. Быел шәһәр урамнарын 1,5 млн чәчәк бизи.

Проспектларда, паркларда күз явын алырлык гөлбакчалар урын алды. Җәйге Чаллыны әлеге гүзәллектән башка күз алдына китереп булмый. “Бакчачысы уңган,”- диеп куяр иде кеше мондый матур, пөхтә бакча күрсә.

Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы предприятесе хезмәткәрләре иртә таңнан урыннарда хезмәт куя: чәчәклекләргә су сибә, аларны тәртиптә тота. Чәчәкләр утырту да дәвам итә.

Күп күләмдә петуния, колеус, сальвия, тагетес, цинерария, целозия утырталар. Шулай ук, хоста, гортензия, климатом, пион, канны күпъеллык чәчәкләре дә утыртыла быел. Моннан кала, шәһәр урамнарын меңнән артык гади һәм элмәле вазоннар белән дә бизәделәр. Аларда петуния ампельная, аспарагус, хлорофитум, лобелия чәчәкләре үсә. 

“Быел масштаблы һәм яңа чәчәк композицияләре “Энергетик” мәдәният сарае каршында, “Азатлык” мәйданында һәм Боровецк бульварында барлыкка килде. Мисал өчен, “Азатлык” мәйданындагы масштаблы композициягә генә 10 меңнән артык чәчәк утыртылды,”- ди шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы предприятесе дизайнеры Рәзинә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев