Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм көннәре сәбәпле пенсия акчасын бирү көне үзгәрмиме?

22 февральдә һәм 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара.

«Россия почтасы» бүлекчәләренең эш графигына үзгәрешләр кертелә. 22 февральдә һәм 7 мартта аларның эш көне бер сәгатькә кыскара. 23 февральдә һәм 8 мартта бүлекчәләр бөтенләй эшләмәячәк. 

Шулай ук әлеге бәйрәм көннәрендә хат ташучылар почта аша җибәрелгән әйберләрне һәм вакытлы матбугат басмаларын да таратмаячак. Шул ук вакытта пенсияләр һәм пособиеләр, конкрет төбәкләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Социаль фондының төбәк бүлекләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк.

24 февральдә «Россия Почтасы» бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк, ә 25 февральдә һәм 9 мартта гадәттәгечә хезмәт күрсәтә башлыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация