«Бакчада балаларның талантларын ачарга тырышабыз» - ФОТОЛАР
Балалар бакчасында сабыйлар төрле кул эшләре ясыйлар.
«Һәр баланың күңелендә күзгә күренми торган кыллар бар. Әгәр аларга оста куллар белән кагылсаң, алар матур яңгырый», – дип язган Сухомлинский. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки һәр бала үзенчә талантлы, үз вакытында аның сәләтен күреп алу, аны үстерергә ярдәм итү мөһим. Чаллының 120нче "Ладушки" балалар бакчасында да моңа зур игътибар бирелә.
- Шушы көннәрдә без 3-4 яшьлек сабыйлар белән көзге агач ясадык. Алар шулкадәр мавыгып киттеләр, кайберләре бер генә түгел, ике дә агач ясады. Без бакчабызда балаларның талантларын ачарга, үстерергә тырышабыз. Боларның барысы да, һичшиксез, шәхеснең үз-үзен үстерергә, балага үз-үзен ышанычлырак тотарга ярдәм итә, - дип яза безгә тәрбияче Анжела Андреева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев