Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчадагы кишерне кем ашый? - видео

Уңышсыз калдырган җәнлек турында бәхәс бара.

“Кишерне кем ашый? Карар җире юк? Эче буш. Беренче тапкыр күрәм”, - дип язган бакчачы Василиса социаль челтәрләрдә. Уңышның күбесен ниндидер җәнлек ашаган дип саный ул. Берәүләр кыр тычканы ди, икенчеләре сукыр тычкан дип фаразлый. 
“Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе биолог Владимир Товмага шалтыратып белешергә булды. Чыннан да, нинди җәнлек микән? 
“Бу кыр тычканы да, сукыр тычкан эше дә түгел. Алар кишерне читеннән генә кимерә. Проволочник корты дип тә булмый. Тишекләр булыр иде. Минемчә, я май коңгызы корты, я аю чикерткәсе (медведка). Алар кишерне шул рәвешле зарарлый”, - дип белдерде Владимир Товма.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уңыш бакча уңыш җәй