Бакчаларга автобуслар кайчан йөри башлаячак?
Яңалыклар тасмасы

Бакчаларга автобуслар кайчан йөри башлаячак?

Чаллы – җирле бюджет хисабына халыкны бакчаларга йөртүче Татарстанда бердәнбер шәһәр.

1 майдан бакчаларга автобуслар йөри башлый. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Автобуслар пассажирларны 39 маршрут буенча 83 бакчачылык ширкәтенә йөртәчәк.  

Искәртеп үтәбез, Чаллы  – җирле бюджет хисабына халыкны бакчаларга йөртүче Татарстанда бердәнбер шәһәр. 

фото: nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев