Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала табу өчен «иң дөрес» яшьне атадылар

Чагыштыру өчен: чит илдә бала тудыруның уртача яше 31 яшь.

24 яшькә кадәр - бала тудыру өчен нәкъ менә «иң дөрес һәм репродуктив» вакыт. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте һәм россиялеләрнең уртача 26 яшьтә бала табуын искәртте.

Ул шулай ук хатын-кызның чын репродуктив яше кыска булуына игътибарны юнәлтте. Шул ук вакытта, Россия хатын-кызларын башка илләрдәге хатын-кызлар белән чагыштырганда, безнең ил лидерлар рәтендә. Чагыштыру өчен: чит илдә бала тудыруның уртача яше 31 яшь, дип яза РИА Новости.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин указы буенча Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Имзаланган документ нигезендә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда чаралар планы расланганлыгын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы