Факил Сафин балалар бакчасында кунакта
«Мондый очрашулар бик кирәк», - ди тәрбиячеләр.
Изге Рамазан аенда 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына кунакка Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай исемендәге күптөрле дәүләт премияләре лауреаты, филология фәннәре кандидаты, язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсен җитәкләүче язучы, журналист, прозаик, шагыйрь Факил Сафин килде.
Очрашуга балалар зур тырышлык куеп әзерләнде. Шигырьләр сөйләделәр, «Капкалы», «Түбәтәй» кебек татар халык уеннарын уйнап күрсәттеләр. Факил Сафин сабыйларга сокланып карап утырды. Истәлеккә ул балалар өчен язылган китапларын бүләк итте. Мондый очрашулар үсеп килүче яшь буынга милли тәрбия бирүдә ныклы нигез булып тора, ди тәрбиячеләр. Алар Факил Сафинны тагын кунакка чакырып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев