Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар үлгән авылдан кайтаваз

«Әле дә телләрдә шушы фажига, һаман ышанасы килми», - ди Тәкермән авылында яшәүче.

Бәйрәм көннәрендә Минзәлә районында өч баланы машина бәреп үтерде. Карангы кичтә бер авылдан икенче авылга (Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермәне авыллары арасы) баручы 5 бала (2 кыз, 3 малай) өстенә машина килеп менде. 9, 10, 13  яшьлек малайларның шунда ук гомерләре өзелде. Өчесе дә Чаллыдан кунакка кайтучы сабыйлар. Ата-анасына, әби-бабаларына нинди кайгы! Аларга гына тугел, бөтен авылыбызга кайгы. Әле дә телләрдә шушы фажига, һаман ышанасы килми. 

Руль артында яшь хатын-кыз булган диләр. Әлбәттә, ана хөкем карары чыгарырлар, ул бу бәхетсезлек буенча закон каршында жавап бирер. Күрәчәктер инде, ул балалар берүзләре карангыда нишләп йөрделәр икән соң? Анда бит бер ут та юк. Бу авыллар арасы гына түгел, авыллар эчендә булган яктырткычлар да күптән эшләми. Юлларның торышы да коточкыч начар. Мәсәлән, авария булган урында ясалма калкулыклар булса, бу афәт булмый калмас иде бәлки. Әлеге фажигадә юлларны тәртиптә тотарга тиешле кешеләр дә гаепле. Нишләп берәр бәла килеп чыкмыйча селкенүче юк икән бездә? Бу вакыйгадан сон хәл унай якка үзгәрерме?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

4

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев