Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны садикта кем тешли? Сабыйлар бакчадан кызыл тимгелләр белән кайта

Берәүләр бет яисә кандала дип фаразлый. Икенчеләре аллергиягә сылтый.

“Балалар көн саен кызыл тимгелләр белән кайта, аларны нәрсәдер тешли”, - дип язган социаль челтәрдә “Гөлбакча” балалар бакчасына сабыен йөртүче әни кеше. Сүзләрен дәлилләү өчен фотосурәтләр дә элгән ул. Аның әйтүенчә, бу инде беренче шундый очрак түгел һәм аның сәбәбен ул бакча янына ияләшкән бал кортларыннан күрә.  

“Шәхри Чаллы” газетасы проблеманың сәбәбен ачыклау максатыннан, “Гөлбакча” балалар бакчасына шалтыратып, сорыштырырга булды. Шәфкать туташы Антонина Смирнова, бу проблемадан мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчелеге дә, балалар бакчасы мөдире дә хәбәрдар дип белдерде. Аның әйтүечнә, балаларны җир борчалары тешли. 

25 августта санэпидемстанция белгечләре килеп, агу сиптереп киткәннәр. Тик паразитларның  шактые исән калган. “Борчаларны  бетерү өчен 2 атна вакыт кирәк”, - ди Антонина Смирнова.  

Җир борчасы – бик куркыныч кан эчүче паразит. Гадәттә дымлы җирдә яши. Әмма фатирларда да бик тиз үрчеп китергә мөмкин. Кешене берьюлы берничә тапкыр тешли. Энцефалит, гепатит, тиф, туберкулез һ.б. шундый инфекцияләрне дә таратырга мөмкин.  
“Гөлбакча”га йөрүче һәр бала хәзер көн саен тикшерү үтәчәк. “Проблема тулысынча хәл ителмәсә, янә паразитларны агулаучы белгечләргә мөрәҗәгать итәчәчәкбез”, - ди шәфкать туташы Антонина Смирнова.

Лилия Хәбибҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы